Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казан Сочиның үкчәсенә басты

Үзәк банк чыгарачак 200 һәм 2000 сумлык яңа банкнот символлары өчен тавыш бирү 7 октябрьгә кадәр дәвам итә. Шуннан җиңүче ике шәһәр ачыкланачак.

Яңа банкнотларда урын алырга мөмкин булган символларны сайлау максатында Твоя-Россия.рф сайтында алып барыла торган тавыш бирүдә Казан символлары лидердан 641 тавышка гына калыша.

Соңгы мәгълүматлар буенча, Татарстан башкаласына 260 522 кеше тавыш бирергә өлгергән. Лидер – Сочи. 2014 елгы Олимпиада башкаласы символлары өчен 261 163 кеше тавыш биргән. Өченче баскычка Ерак Көнчыгыш күтәрелде – 255 477 тавыш. Севастополь дүртенче урынга төште (254 329).

 

Чыганак: http://intertat.ru

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев