Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казан шәһәренең Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе мөгаллиме Фәнилә Хәбированың юбилей концерты узды (ФОТО)

Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортында Башкортстан Республикасының атказанган артисты, Казан шәһәренең Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе мөгаллиме Фәнилә Хәбированың юбилей концерты узды. IMG_0853 Талантлы музыкант һәм мөгаллимне котларга дип кичәгә аның хезмәттәшләре, якыннары, дуслары һәм ибаты битараф булмаган казанлылар килгән иде. IMG_0162 Фәнилә Хәбированы Казан шәһәренең Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе директоры Майя Хухунашвили, Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты директоры урынбасары Наталья Мясникова, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Гөлназ Исмәгыйлева котлады. IMG_0044
«Күпмилләтле якшәмбе мәктәбенең бер генә чарасы да Фәнилә Алмагеевна тудырган иҗат номерларыннан башка үтми. Алар — безнең бренд булып торалар», — дип сөйләде Майя Хухунашвили. IMG_0178
Шулай ук котлау сүзләрен Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Башкортостан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, шагыйрь, журналист Роберт Миңнуллин һәм Фәнилә Хәбирова белән эшләүче композиторлар да җиткерделәр. IMG_0127 Фәнилә Хәбированың Татарстан халыклары Ассамблеясендә тудырган иң төп проектларының берсе — ул «Жемчужинки» күпмилләтле вокаль ансамбль. Ансамбль солистлары — татар, рус, башкорт, чуаш, әрмән, грузин, әзербайҗан, төркмән милләте вәкилләре — популярлашкан «Казаным урамнары» һәм «Татарстан — туган йортыбыз» җырларын башкардылар. IMG_0195 IMG_0485 IMG_0436 «Жемчужини» ансамбленнән кала юбиляр һәм тамашачылар өчен үз иҗат номерларын ТР атказанган артисты Айдар Гәбдинов, Фидәрис Мортазин, Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты солисты Анжелика Вакилова, «Сантош» һинд биюе ансамбле, «Сантош» кавказ биюе халык ансамбле һәм башка артист һәм коллективлар тәкъдим итте. IMG_0252 Фәнилә Хәбирова үзе Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортының «Мирас» инструменталь ансамбле аккомпанементы астында татар, рус, башкорт, украин телләрендә җырлар башкарды. Шулай ук Мәскәүдән килгән кунаклар өчен махсус рәвештә «Кудерушки» славян җыры халык ансамбле җитәкчесе Светлана Измайлова белән «Подмосковные вечера» җырын башкарды.
Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев