Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казан шәһәре хатын-кызлары оешмасының җитәкчесе сайланды

Туган телебезне, халкыбызның  гореф-гадәтләрен, милли йолаларны  саклауда дөньяга сибелгән татарларның өлеше бик зур. Күп кенә  регионнарда татар хатын-кызларының “Ак калфак” иҗтимагый оешмалары  да  нәтиҗәле эш алып баралар, төрле чаралар үткәрәләр. Казан шәһәренең Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназиясендә башкалабыз мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында  эшләүче мөгаллимнәр, тәрбиячеләр, укучы  балалар  катнашында утырыш узды. Аны Бөтендөнья «Ак калфак» иҗтимагый оешмасының  җитәкчесе Кәдрия Рәис кызы алып барды. Чара гимназия укучыларының  чыгышлары белән башланып китте. Кәдрия Рәис кызы иҗтимагый оешманың эшчәнлегенә, балага исем  кушу, мунчага кертү һ.б. йолалары, табын әдәпләре  турында  эчтәлекле чыгыш ясады, сорауларга җавап бирде. Утырышта Казан шәһәре буенча “Ак калфак” иҗтимагый оешмасының җитәкчесе дә сайланды. Бу вазыйфага  бертавыштан Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназия директоры, К.Насыйри премиясе лауреаты Рәхимә Минвәли кызы Арсланова сайланды, оешманың  актив әгъзалары билгеләнде.  
Бөтендөнья татар конгрессы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев