Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казан сәнгать училищесы "Ладья. Кышкы әкият-2016" Бөтенроссия сәнгать кәсепчелеге күргәзмәсендә катнашты

Н.И.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы “Ладья. Кышкы әкият-2016” Бөтенроссия сәнгать кәсепчелеге күргәзмәсендә катнашкан. Ул 14-18 декабрь көннәрендә Мәскәү Экспоүзәгендә үткән. Күргәзмә-конкурста А.Җәмилева, А.Мөсәвирова һәм декоратив-гамәли сәнгать һәм халык кәсепчелеге белгечлеге студентлары эшләре тәкъдим ителгән, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте. Күргәзмә эшләгән көннәрдә барлыгы 70 меңнән артык кеше килгән. Оештыручылар һәм кунаклар Казан осталары әсәрләрен бик югары бәяләгән. “Ладья” конкурсы нәтиҗәләре буенча Н.И.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесының А.Җәмилева җитәкчелегендәге “Декоратив-гамәли сәнгать һәм халык кәсепчелеге” бүлеге халык сәнгате традицияләрен саклап калган өчен өченче урынга лаек булган.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев