Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казан Сабан туе алдыннан бирнә җыю оештырыла

26 нчы май көнне Казанда, Сабан туе татар милли бәйрәме алдыннан, “Сабан туе-2016” ярышларында катнашучылар һәм җиңүчеләр өчен беренче тапкыр “Бирнә җыю” тантанасы узачак. Бу хакта ТР халыклары ассамблеясе һәм халыклар дуслыгы йорты порталында мәгълүмат урын алган. Чара Казан башкарма комитеты ярдәме белән үткәрелә. Сабан туе алдыннан бирнә җыю традициясе борын-борынгыдан килә һәм хәзер шундый форматта торгызыла. Тантанада катнашучылар Казан урамнары буйлап милли символика белән бизәлгән ат арбаларында йөриячәк. Хәрәкәт маршруты билгеләнгән: Мәрҗани, Татарстан, М.Сәлимҗанов, Павлюхин, Оренбург тракты урамнары буенча “Казан ярминкәсе”нә кадәр. “Татар утары” мәйданында (Иске Татар бистәсе, Мәрҗани урамы, 8 нче йорт) милли кәсепчелек эшләнмәләре ярминкәсе, милли ризыклар дегустациясе һәм концерт программасы оештырылачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев