Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казан – Россиянең иң алга киткән шәһәре

Август ае дәвамында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Күргәзмәләр залында (Казан шәһәре, Кремль урамы, 33 нче йорт) «Казан – Россиянең иң алга киткән шәһәре» дип аталган экспозиция эшли. Ул 30нчы августта билгеләнеп үтүче Республика көненә багышланган. Казан – илебезнең иң эре икътисадый, мәдәни, мәгърифәт һәм спорт үзәге булып тора. Башка шәһәрләрдән аермалы буларак, ул Көнбатыш һәм Көнчыгыш мәдәниятләрен тоташтыручы, шул ук вакытта милли йөзен саклап калучы гүзәл кала. Миллионнарча кеше яшәгән шәһәрләр арасында яңалыкка омтылуы, заманча технологияләрне үзләштерү буенча ул күпләрнең игътибарын җәлеп итә. Әлеге күргәзмәдә республиканың этномәдәни яктан төрлелеге, сәяси һәм икътисади ныклыгы, меңъеллык чал тарихлы шәһәрнең бүгенге көне турында киң мәгълүмат табарга мөмкин. Шулай ук экспозициядә сәяхәтчеләр, шәһәребез кунаклары өчен яңа туристик маршрутлар, элегә аз билгеле булган истәлекле урыннар турында да кызыклы китаплар урын алган. kazan alga kitkan Казанда заманча, алга киткән икътисад өстенлек итә. Россиядә иң олы IТ–парк, Ауропада да зурлардан саналган «Идея» технопаркы Казанда уңышлы гына эшләп килә. Соңгы елларда башкалада масштаблы мәдәни һәм спорт чаралары уздырыла. Студентларның XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасы – шуларның берсе. Күргәзмәдә бу вакыйгага багышланган газета һәм журналлар белән танышырга була. Татарстан башкаласында булган үзгәрешләрне күрмичә мөмкин түгел. Казан – кабатланмас архитектура үрнәкләре белән бизәлгән матур шәһәр. ХХI гасырда ул тагын да тизрәк үсә, камилләшә. Экспозициядә Казанның үзенчәлекле архитектурасы турында кызыклы китаплар аеруча игътибарга лаек. Казан – күпмилләтле шәһәр. Бүген башкалада 115 төрле халык вәкиле яши. Халыклар дуслыгын чагылдыручы материаллар да күргәзмәдә шактый. Казанда иҗат тормышы кайнап тора. Казан – спорт шәһәре, студентлар шәһәре, туристлар үзәге. Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фондларыннан алынган китаплар шул турыда сөйли. Татарстан Президенты Рөстәм Нургалиевич Миннеханов әйтүенчә, Казанның Россиянең иң алга киткән шәһәре булып саналырга бөтен мөмкинлеге дә бар. Күргәзмә киң җәмәгатьчелеккә тәгаенләнгән, шәһәребез кунакларына, сәяхәтчеләргә, укучыларга, студентларга аеруча файдалы булыр. Күргәзмәгә көтеп калабыз!    
ТР Милли китапханәсе

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев