Татар матбугаты
Казан Россиянең иң "акыллы" шәһәрләре исемлегенә кергән
Рейтинг төзегәндә банкоматлар, Wi-Fi нокталары һәм кашеринг автомобильләре саны исәпкә алынган. Бу хакта “Коммерсантъ” газетасы яза.
Технологияләр һәм элемтә илкүләм тикшеренү институты халкы миллионнан арткан 15 шәһәрне, шулай ук Сочи шәһәр-курортны бәяләгән. “Акыллы шәһәр” өлкәсендә үсеш дәрәҗәсе буенча лидерлар Мәскәү һәм Санкт-Петербург булган. Казан һәм Екатеринбург нәтиҗәле үсеш алучы шәһәрләр булып танылган.
Халкы миллионнан арткан шәһәрләр арасында Уфада ИТ-компанияләр иң күп санда булып чыккан. Wi-Fi нокталары саны буенча Красноярск лидер булып тора, банкоматлар саны буенча – Екатеринбург, ә кашеринг автомобильләре саны буенча Мәскәү беренчелекне алган.
Татар информ
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев