Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казан Россиядә иң арзан яңа фатирлы шәһәрләр рейтингына кергән

Казан Россиядә яңа төзелгән торакларда фатир бәяләре иң түбән булган эре шәһәрләр егермелегенә кергән. Аналитикларның күчемсез милек белешмәләре базасын тикшерү нәтиҗәләрен китереп, cian.ru шул хакта хәбәр итә. Экспертлар билгеләп үткәнчә, икътисадтагы торыксызлык күчемсез милек бәяләре төшүгә китерде. Яңа проектлар базарга бик түбән бәяле фатирлар белән чыга.  cian.ru аналитиклары Россиянең беренчел базарда фатир бәяләре иң түбән булган 20 эре шәһәре рейтингын төзегән. Моның өчен алар файдаланышка 2016-2018 елларда тапшыруны күздә тоткан объектларны исәпкә алган. Ачыкланганча, аларның теләсә кайсында 2 млн сумнан да очсызрак бәядән торак алу мөмкинлеге бар. Рейтингның беренче унлыгына Краснодар, Мәскәү өлкәсе, Сарытау, Ростов-на-Дону, Төмән, Омск, Новосибирск, Красноярск, Пермь һәм Самара торак комплекслары кергән. Казан анда 13 нче урында исәпләнә. Татарстан башкаласында яңа төзелә торган йортларда иң арзанлы фатир бәясе 977 мең сумнан башлана.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев