Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казан Россия Яшьләр хөкүмәтләре Ассоциациясенең IX съездын кабул итәчәк

Казан 25-28 апрельдә Россия Яшьләр хөкүмәтләре Ассоциациясенең IX съездын кабул итәчәк. Илнең 60 төбәгеннән Яшьләр хөкүмәтенең 130 вәкиле ТР югары җитәкчелеге белән очрашачак, "түгәрәк өстәл"ләр үткәреп, елга йомгак ясалачак. Кунаклар өчен экскурсияләр дә оештырылыр, дип көтелә. Шулай ук биредә "Кадрлар резервы" республика яшьләр проекты буенча фикер алышу, тәҗрибә алмашу планлаштырылган. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Исегезгә төшерәбез, ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның йөкләмәсе буенча (27.02.2017, №ПР-57) узган елның декабреннән Татарстанда "ТР Яшьләр хөкүмәте" проекты гамәлгә ашырыла. Ул республика министрлыклары һәм төрле идарә тармакларындагы яшь киңәшчеләрне берләштерә. Алар конкурс нигезендә "Кадрлар резервы"республика яшьләр проекты нәтиҗәләре буенча сайлап алынган. Яшьләр хөкүмәте рәисе итеп Динә Гайзатуллина билгеләнгән.  
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев