Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казан Россия Үзәк банкының 200 һәм 2000 сумлык номиналлы яңа купюралар өчен символлар конкурсында беренче урынга чыкты

Тавыш бирү бара торган сайттагы мәгълүматлар буенча Татарстан башкаласы 157 мең 322 тавыш җыйган, шулай итеп төп көндәше Севастопольне узган.

21 сентябрь иртәсенә булган мәгълүматлар буенча, Севастополь 155 мең 98 тавыш җыеп икенче урында. Шулай ук лидерлар өчлегендә - Сочи (153 мең 364 тавыш). Искәртеп үтик: конкурста Татарстан башкаласы символлары буларак Казан (Идел буе) федераль университеты һәм Казан Кремле катнаша.

Конкурс нәтиҗәләре буенча ике шәһәрне сайлап алырлар дип көтелә. Аннары Россия Үзәк банкы мөстәкыйль рәвештә купюра номиналын - 200 яки 2000 сум билгеләячәк. Конкурс 7 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Тавыш бирү твоя-россия.рф.сайтында уза.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев