Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казан Ратушасында V Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыены кысаларында "Калфак туе" узды (фото)

Татар халкында Бәби туе, Өй туе, Бишек туе йолалары, ниһаять, Сабан туе булса да, «Калфак туе» дип аталган йола юк. Бу бәйрәм “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы хыялында туган яңа бәйрәм һәм ул 14 апрельдә V Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыены кысаларында Казан Ратушасының Колонналар залында узды. «Калфак туе»на килгән хатын-кызлар бөтенесе дә диярлек калфактан иде. Быел калфакларның, беренче җыеннарга караганда, шактый җыйнак һәм пөхтә булуы күзгә ташлана. Яшь ханымнарның күбесе калфакны күлмәк белән пардан зәвыклы иттереп тектергәннәр. Әлеге мәдәни чара төрле мәйданчыкларда оештырылган берничә чараны берләштерде. Кунаклар өчен калфак чигү һәм татар хатын-кызлары башкара торган төрле кул эшләре буенча осталык дәресләре дә, декоратив-гамәли сәнгать үрнәкләренең һәм кул эшләнмәләренең сәүдә нокталары да оештырылган. Ә зур залда ике сәгатьтән артык концерт номерлары һәм йолалар турында кыскача мәгълүмат белән аралаштырылып татар милли киемнәрен тәкъдим итүче дизайнерлар бәйгесе дә барды. Концерт программасына Римма Ибраһимова, Айдар Сөләйманов кебек танылган җырчылар, “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбле һәм “Казан нуры” оркестры катнашты. Татар дизайнерлары — Алсу Борһанова, Нурия Зарипова, Әлфия Азнабаева, Рәмзия Ташабаева, Галина Вәлиуллина һәм башкалар үз коллекцияләре белән таныштырдылар. Оештыручылар хәбәр иткәнчә, «Калфак туе»ның режиссеры - Алмаз Нургалиев. Кич белән җыен делегатлары К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Аяз Гыйлаҗев әсәре буенча куелган “Ефәк баулы былбыл кош” спектаклен тамаша кылдылар.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев