Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казан Ратушасында 30 ноябрь һәм 1 декабрьдә "Игелекле Казан" форумы эшли

Әлеге чарада “Русфонд” хәйрия фонды президенты Лев Амбиндер, Социаль мәгълүмат агентлыгы директоры Елена Тополева, Россия дәүләт социаль университет ректоры Наталья Починок, “Система” хәйрия фонды президенты Елена Чернышкова катнашачак. - Җирле хәйрия оешмаларының теләкләрен искә алып, финанс-оештыру эшчәнлегенә кагылышлы дәресләр дә үткәрелә. Әйтелгәннәргә нигезләнелеп, 2020 елга кадәрге чорга “Игелекле Казан” проектын үстерү юнәлеш-концепциясе әзерләнә, - дип хәбәр итте шәһәр башкарма комитетының беренче урынбасары Дамир Фәттахов кичә “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә. Башкала мэры Илсур Метшин булачак форумга теләктәшлеген белдерде, эшкуарларны һәм кызыксынган кешеләрне форумда катнашырга чакырды. - Һәр озын юл беренче адымнан башлана. Теләгән нәтиҗәгә - игелекле Казан мөхитенә ирешүдә бу форум беренче адымнар ул, - диде Илсур Метшин,- зур мегаполиста, миллионлы шәһәрдә, хәйриячелек культурасын үстерү оештыру эшчәнлегенә, үтәкүренмәле кагыйдәләргә һәм теләктәшлеккә мохтаҗ. Форумның Dodroforum.kzn.ru сайты эшли. Белешмәләрне 237-59-88 телефоны аша алырга мөмкин.

Чыганак: http://www.shahrikazan.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев