Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казан паркларын төзекләндерүгә биш ел эчендә 2 млрд сумнан артык акча бүленгән

Казанда биш ел эчендә парк һәм скверлар саны 137гә кадәр артты. Яшел үсентеләр мәйданы 242 гектардан 354 гектарга җитте. Бу хакта бүген Татарстан башкаласының башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев эшлекле дүшәмбедә җиткерде.

Аның сүзләренчә, бары биш ел эчендә 49 объект төзелгән һәм яңартылган. Паркларны төзекләндерүгә төрле финанс чыганакларыннан шушы вакыт эчендә 2 млрд сумнан артык акча бүленгән. Шул исәптән 1,2 млрд сумы – социаль җаваплы предприятие һәм оешмалар тарафыннан бирелгән спонсорлык ярдәме.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев