Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

КИТТУ - КХТИда XXVII Идел буе халыкара дуслык фестивале гала-концерты оештырылды (фото)

Халыкара толерантлык көне уңаеннан Казан милли  тикшеренү технология университетының Халыклар дуслыгы клубы вузара XXVII Идел буе халыкара дуслык фестивале гала-концертын оештырды, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте. Әлеге чара «2014 – 2020 елларга Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру» дәүләт программасы кысаларында ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, ТР вузлары ректорлары советы, Татарстан халыклары ассамблеясы ярдәмендә оештырылды.

Гала-концертта Татарстаннан, Башкортстаннан, Удмуртиядән, Чувашиядән, Марий Эл һәм Мордовиядән 20дән артык коллектив чыгыш ясады.  Фестивальгә Африка, Латин Америкасы, Европа илләре студентлары да катнаша.

Халыклар дуслыгы фестивале - ул аутентик музыка да, лирик вокал да, нечкә халык юморы да, драматургия һәм заманча режиссура да. Тамашачы яшь башкаручыларның көчле энергетикасына, костюмнарының этник колоритына сокланып карады.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев