Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Казан" милли мәдәният үзәгендә Башкортстанда яшәп иҗат итүче татар шагыйрьләренең һәм язучыларының әдәби-музыкаль кичәсе узачак

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты агымдагы елның 22 мартында Башкортстанда яшәп иҗат итүче татар шагыйрьләренең һәм язучыларының әдәби-музыкаль кичәсен үткәрә. Әдәби-музыкаль кичә “Казан” милли мәдәният үзәгендә (Пушкин урамы, 86 йорт) 22 март көнне 18:00 сәгатьтә башлана. Керү ирекле. Чарада язучылар: Марат Кәримов, Закир Әкбәров, Рәфис Зыязетдинов, Илдус Фазлытдинов, Венера Мәҗитова, Асия Яппарова, Әлфир Якупов, Ринат Апачев, Заһит Мурсиев, Нурлан Ганиев, Наил Хәкимов, Дилбәр Булатова; җырчылар: «Фәридә-Алсу» дуэты, Рөстәм Асаев, Рәдиф Зарипов, Айрат Халиков, Вәсил Галимов, Нурия Басыйрова, Хәлимә Якупова, Айзат Шәйхелмарданов катнашачак. Гүзәл бәйрәмнең алып баручылары Нурлан Ганиев һәм Җәмилә Зарипова.
Бөтендөнья татар конгессы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев