Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Казан" милли-мәдәни үзәгендә "Татар ярлары" дип аталган күргәзмә ачыла

2 декабрьдә «Казан» милли-мәдәни үзәгенең күргәзмәләр залында Марат Гобәйдуллин эшләреннән “Татар ярлары” дип аталган күргәзмә ачыла. Бу хакта Милли-мәдәни үзәкнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан рәссамы Марат Гобәйдуллин Казанда 1977 елда туган. Казан сәнгать училищесын 1997 елда төгәлләгән. Укуын Санкт-Петербургта Барон Штиглиц исемендәге Дәүләт сәнгать-сәнәгать академиясендә дәвам иткән. “Металлны сәнгатьчә эшкәртү” белгечлеге буенча дипломны 2005 елда алган.

Марат Гобәйдуллин – татар сәнгать мәктәбенең киңкырлы вәкиле. Ул төрле жанрлар – шәмаилләрдән алып скульптурага кадәр эшли. Рәссамның иң танылган эше – мифик образдагы канатлы Зилант еланы. Ул Казан символы булып кабул ителгән һәм “Кремль” Казан метрополитены станциясеннән чыккан мәйданны бизәп тора. Шулай ук Гобәйдуллин Санкт-Петербургтагы Симеон һәм Анна чиркәвен бизәүдә эшли. Россия Федерациясе Президенты В.Путинның Мәскәү астындагы резиденциясендә халыкара сөйләшүләр залын проектлаштырган һәм рәсемнәрен ясаган. Аның скульптуралары Иннополис университеты алдындагы мәйданны бизи. Рәссамның Дрезденда (Германия) һәм Амстердамда (Нидерланд) күргәзмәләре куелган.

Күргәзмә 2017 елның 15 гыйнварына кадәр эшләячәк.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев