Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Казан" милли-мәдәни үзәгендә татар авыллары тарихына багышланган китаплардан күргәзмә тәкъдим ителде

Бүген Казанга бөтен Россиядән татар авыллары тарихын өйрәнүчеләр корылтайга җыелды. Туган якны өйрәнүче галимнәр катнашында уза торган түгәрәк өстәл алдыннан "Казан" милли-мәдәни үзәгендә татар авыллары тарихына багышланган китаплардан күргәзмә тәкъдим ителде. Күргәзмәдә  700дән артык китап урын алган. Алар арасында Кытайдагы татар авыллары тарихын чагылдырган китаплардан алып, Калининградта яшәүче татарлар тарихына багышланган басмаларга кадәр бар. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары Марс Тукаев хәбәр итте. "Безнең Бөтендөнья Татар конгрессында меңнән артык китап тупланды. Без ул басмаларны берничә елдан бирле җыябыз. 2015 елның көзендә төбәк тарихын өйрәнүчеләрнең фәнни-гамәли конференциясе вакытында да делегатларга мөрәҗәгать итеп, китаплар алып килергә кушкан идек. Шул рәвешле дә тупланмабыз баеды. Билгеле инде, ул басмалар форматы да, сыйфаты, эчтәлеге ягыннан да аерылып тора. Риваять, мифларга таянып язылган басмалардан алып, рәсми документларны чыганак итеп алган китапларга кадәр күрергә мөмкин. Ничек кенә булмасын, бу безнең милләт байлыгы", – ди ул. Мондый күргәзмә Авыл эшмәкәрләре җыены вакытында Татарстан Президентына да тәкъдим ителде. Рөстәм Миңнеханов басмалар белән танышканнан соң, төбәк тарихын өйрәнүчеләр белән алга таба да эшчәнлекне дәвам иттерергә өндәде. "Билгеле инде, без бу эшне киләчәктә дә үстерәчәкбез. Бүгенге күргәзмәдә 700ләп китап урнашкан, бөтен басмаларны куярга урын җитмәде. Алар арасында Кытай, Приморье краеннан алып Калининград өлкәсенә кадәр булган татар авыллары тарихына багышланган китаплар урын алган", – диде Марс Тукаев. Кичке якта делегатларга “Дөнья тарихында Алтын Урда” басмасын презентацияләү планлаштырыла.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев