"Казан" милли-мәдәни үзәгендә "Илаһи моң" фестиваленең йомгаклау концерты узды

Кичә “Казан” милли-мәдәни үзәгендә өченче "Илаһи моң" фестиваленең йомгаклау концерты булды. “Татар-информ” агентлыгы әлеге концерттан онлайн-трансляция оештырды.

Катнашучылар өч төп номинациядә ярышты: “Коръәнне татар мәкаме белән уку осталыгы”, “Халык авыз иҗаты әсәрләрен башкару: мөнәҗәтләр, бәетләр” һәм “Әдәби мирас әсәрләрен башкару: “Кыйссаи Йосыф”, “Бәдавам”, “Бабахан дастаны” һ.б.”.

“Илаһи моң”ның җитәкчесе Резеда Сафиуллина быелгы фестивальнең алдагы еллардагылар белән чагыштырган вакытта сыйфатлырак булуын әйтте. “2014 елда күп номинацияләр бар иде: “Журналист буласым килә”, “Таян Аллага ”, Тарихи-фәнни конференция һәм “Илаһи моң”. Үткән елны “Журналист буласым килә” һәм “Илаһи моңны” гына калдырган идек, ә быел инде “Илаһи моңны” гына сайладык. Номинацияләрне азайтып, сыйфатны арттырырга тырыштык. Беренче елны катнашучылар күп түгел - берничә дистә генә иде. Быел инде үзебез дә шаккаттык - 150 ләп гариза алдык, иң-иңнәрен генә сайладык. Төрле төбәкләрдән катнашучылар бар. Димәк, халыкта, өлкән буында гына түгел,ә яшьләрдә дә, бу традицияләләр сакланып килә”, - диде ул.

Резеда Сафиуллина әйтүенчә, “Ак калфак” ансамблендә 3 яшьтән катнашучылар бар. “Иң кечкенә җырчыга 6 яшь, ә инде өлкәне - Курган өлкәсеннән 1923 елгы бер апа: видеосын карасаң, аның табын артында җырлавыннан хәтта елап утыралар”, - диде ул.

Фестивальдә катнашучылар Татарстаннан гына чикләнеп калмыйча Россиянең башка төбәкләреннән дә җыелганнар иде. Пермь крае Чернушка районындагы бердәнбер татар авылы – Сулмаштагы татар иҗтимагый үзәгенең “Тургаем” төркеме җитәкчесе Земфира Әхмәтова төркемнең эшчәнлеге турында сөйләде. “Без Казанга әбиләребез бәйрәмнәрдә, мәҗлесләрдә җырлаган мөнәҗәт алып килдек. Татарга кагылышлы мөнәҗәтләр, бәетләр татар халкының гореф-гадәтләрен саклап калу һәм тарихын өйрәнүгә ярдәм итә. Шулай ук телне белү кирәк. Телне онытмас өчен без авылыбызда татарча сөйләшәбез, 9 сыйныфлы татар мәктәбе эшләп килә. Балаларыбыз да ана телен онытмыйлар”, - диде ул.

Казан дәүләт мәдәният институты каршында эшләп килүче “Җомга көн” татар фольклор ансамбле кунак буларак килгән. Ансамбльне тулаем студентлар тәшкил итә. “Җомга көннең” җитәкчесе Венера Латыйпова иң авыры мөнәҗәтләрне аңлау дип саный, чөнки ул җырларның үз ритмы.

Киров өлкәсе Нократ аланы шәһәреннән булган “Кояш” татар ансамбле “Илаһи моңда” икенче тапкыр катнаша. 2014 елда алар бердәнбер чит өлкәдән килгән ансамбль була. Быел алар Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” әсәрен алып килгәннәр. “Ярый әле ир солтаннарыбыз бар, алар булмаса җинүне яулар авыр булыр иде” – дип шаярта “Кояшның” җитәкчесе Рәисә Мөхәммәтшина. “Кояш” төркеме “Көйләп китап уку” номинациясендә I урын яулаган.

“Безнең үзәккә яшьләр дә бик теләп йөри. “Кояш нурлары” дип аталган ике төркем эшләп килә: өлкән һәм кече группа. Кече группага балалар бакчасыннан киләләр. Атнасына ике тапкыр бик теләп йөриләр. Балаларга кечкенә яшьтән дингә һәм телгә кызыксыну уятсак, алар үскәч тә шул юлны югалтмаслар” – ди Рәисә Мөхәммәтшина. Шулай ук ул “Илаһи моңга үз бәяләмәсен дә бирде: “Татар телен саклап калуда ярдәм итә. Тел – тамыр, тамыры корымас өчен агачка су сипкән кебек, мондый чараларны үткәрү бик кирәк”.

Бу фикердән соң Резеда Сафиуллина әйткән сүзне җиткерү зарурдыр: “Телне, мәдәниятебезне саклауга, үзебезнең кем икәнлегебезне барлауга мондый чаралар кирәк. Без китапчыл халык. Һәр халыкка үзенчәлекле сыйфатлар хас. Бездә ул китаплылык, язулы булу. Һәрбер авылда мәктәп-мәдрәсә булган, димәк без укымышлы халык булдык, бездә гореф-гадәтләр көчле һәм аларны дәвам итәргә кирәк”.

Яшьләр арасында татар альтернатив җырчысы буларак таныш булган Илгиз Шәйхеразиев та чакырылган кунак иде. Заманча музыкага өстенлек бирүче бу җырчыны нәрсә кызыксындырды сон? “Мөнәҗәтләрне, бәетләрне башкарганда күнелләрем ләззәт ала. Буыннан буынга күчеп килгән бу көйләр, тирән мәгънәле фикерләр шәхсән мине моңландыра, уйландыра, җаныма ризык бирә. Тамырларга алып барып тоташтыра кебек.

"Җырның ертыгы булмый" дигән халык, әгәр теләген, осталыгын, тырышлыгын булса бөтен җырны да җиңел җырлап була. Тик кем алдында hәм нәрсә турында җырлавыңны ачык аңларга кирәк. Яшь буынга заманча юнәлештәге музыка белән беррәттән, халкыбыз җырларын да онытмауларын әйтер идем, чөнки аларда безнең милли кодыбыз саклана” – ди җырчы.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: