Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Казан" милли мәдәни үзәгендә Б.Урманченың тууына 120 ел тулу уңаеннан "Урманче академиясе" күргәзмәсе ачыла

21 февральдә «Казан» милли мәдәни үзәгендә «Урманче академиясе» күргәзмәсе ачыла. Экспозициядә Бакый Урманче, шулай ук Татарстан милли сәнгатенә үз өлешен керткән төрле буын рәссамнарының эшләре куелачак. Бу хакта Казан мэриясе хәбәр итә. Күргәзмә татар милли рәсем сәнгатенә нигез салучы Бакый Урманченың тууына 120 ел тулу уңаеннан оештырыла. Сәнгать чарасы “Оста истәлегенә” дип аталган әдәби-музыкаль эссе белән башланып китәчәк. Тамашачыларны танылган мәдәният эшлеклеләре чыгышы, Урманченың туганнары һәм аның укучылары белән очрашу, истәлекләр уртаклашу мизгелләре көтә. Шулай ук күргәзмәдә җырлар, музыкаль композицияләр һәм шигырьләр яңгыраячак. Күргәзмә 21 февральдә 15.00 сәгатьтә ачыла һәм ай буе эшләячәк. Керү ирекле.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев