Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казан метрополитенында пассажирларга кассасыз хезмәт күрсәтү пилот проекты эшли башлый

3 февральдән Казан метрополитенында пассажирларга кассасыз хезмәт күрсәтү пилот проекты эшли башлый. Бу хакта башкала мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә. Беренче этапта жетоннар сату һәм транспорт карталарын тулыландыру буенча өч терминал «Төньяк вокзал» станциясенең бер вестибюленә куелачак. Биредә пассажирларга касса аша хезмәт күрсәтү туктатылачак. Әгәр дә шулай хезмәт күрсәтү уңышлы килеп чыга икән, метрога касса аша хезмәт күрсәтү башка станцияләрдә дә туктатылачак. Казан шәһәре башкарма комитетында билгеләп үтүләренчә, кирәк булганда станциянең кизү хезмәткәрләре жетоннар сатып алырга һәм транспорт карталарын тулыландырырга ярдәм итәчәк. Казан метрополитены мәгълүматлары буенча, билетларны автоматлар аша сатып алуны пассажирлар бик теләп куллана. Искәртеп үтик, 2016 елның май аеннан метроның барлык станцияләрендә йөргән өчен түләүне банк карталары аша башкарып була.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев