Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казан мәктәпләрен колачлаган театраль марафон финалы “Әкият”тә уздырыла

21 май көнне сәгать 11дә Казандагы “Әкият” балалар үзәге мәктәп балалары тавышына күмеләчәк. Биредә “Сәхнә” журналы башлангычы белән Г.Кариев исемендәге Казан яшь тамашачы театры һәм Казан каласы Башкарма комитеты мәгариф идарәсе гамәлгә куйган театраль марафон финал ярышы була. Шушы уку елы башыннан 50ләп мәктәп театр коллективы марафонда үзен сынап караган. Әсәрне сәхнәгә куйганда исә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары, мәктәпләргә йөреп, яшь артистларга ярдәм иткән. Нәтиҗәдә, марафон финалына 6 коллектив сайлап алынган, җиңүчеләр тагын 3 көннән билгеле булачак. “Сәхнә” журналы редакциясе хезмәткәрләре шул хакта мәгълүмат бирде. Басманың директоры - баш мөхәррир Зиннур Хөснияр сүзләренчә, театраль марафон моннан 5 ел элек Казан шәһәре Думасы депутаты Рөстәм Бакиров ярдәмендә Татарстан башкаласы мәктәпләре арасында башланган. Республикада мәктәп театрларының андый конкурс-фестивальләре булмавын, мәктәпләр тарафыннан катнашу теләге зурлыгын, ягъни ихтыяҗны исәпкә алып, театраль марафонны киләсе уку елыннан “Сәйяр” дигән исемдә республика фестивале итеп үстерү турында килешенгән. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы аны финансларга булган. З.Хөснияр билгеләп үткәнчә, быелгы театраль марафон мәшһүр артист, драматург, режиссер, татар театрына нигез салучылардан булган Габдулла Кариевның һәм татар халкының бөек шагыйре, татар әдәбияты классигы, әдәби тәнкыйтьче, публицист, яңа заман татар әдәбиятына һәм әдәби теленә нигез салучыларның берсе Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан оештырылган. Ул мәктәп укучылары һәм яшьләр арасында театр ярдәмендә ана теленә мәхәббәт уяту һәм республикада дәүләт телләрен өйрәнүгә булышу, гомумән, укучыларның мәдәни белемен камилләштерү, талантлы яшьләрне барлау һәм аларга булышу, театр сәнгатенә җәлеп итү һәм зәвык тәрбияләү, сәламәт яшәү рәвеше алып баручы иҗади, креатив карашлы шәхесләр үстерү максатын күздә тотып үткәрелә. “Менә яңа гына башкалабызның 150 нче гомуми белем бирү мәктәбендә балалар чыгышларын карап кайттым. Татар мәктәбе түгел ул. Мәктәп театры коллективында шөгыльләнгән 16 укучының 14е татар түгел, ә татарча шундый шәп сөйлиләр, җырлыйлар – искиткеч! Рус, башка милләт балалары, безне дә катнаштырыгыз әле, татарча өйрәнәбез без, диләр. Яшьләрне кызыксындырырга гына кирәк, телне өйрәнергә театрның ярдәме зур булуын шушы марафон раслады”, - дип сөйләде Зиннур әфәнде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев