Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казан мәктәбе укучылары алмашу программасы буенча Парижга укырга китәргә мөмкин

Казан мәктәбе укучылары алмашу программасы  буенча Парижга укырга китәргә мөмкин, ә аларның француз яшьтәшләре киресенчә, бирегә килергә. Бу хакта Казан мэры Илсур Метшин белән очрашканнан соң Париж мэры Анн Идальго хәбәр итте. «Очрашу нәтиҗәләре бик уңай булды. Безнең идеяләр күп һәм безне нәтиҗәле хезмәттәшлек көтә. Париж һәм Казанны күп темалар берләштерә, хезмәттәшлек өчен юнәлешләр күп. Казанда күп төрле дин кешеләре тату яши, бу безнең өчен искиткеч мисал. Ул бөтендөнья өчен файдалы. Әлеге идея буенча да хезмәттәшлек буенча төрле юнәлешләр бар. Казан һәм Париж укучыларын алмашып укыту мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлекне ныгытачак. Моннан тыш, Казан һәм Париж тормышында зур урынны спорт алып тора. Ике шәһәр өчен дә тәҗрибә алышу мөһим: 2016 елда Париж Европа чемпионатын кабул итте, 2017 – 2018 елларда Казан эре турнирлар кабул итәчәк. Париж 2024 елда Олимпия уеннарын үткәрү өчен көрәшәчәк, шунлыктан Казанда узган Универсиада һәм су төрләре буенча дөнья чемпионаты тәҗрибәсе безгә бик кирәк булачак. Билгеле, туризм һәм икътисади өлкәне үстерү буенча да хезмәттәшлекне алып барачакбыз. Парижлыларның күбесе үзләре өчен сезнең шәһәрне ачачагына мин ышанам», – дип билгеләп үтте Идальго.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев