Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казан лингвистика мәктәбе белән бөтен дөнья кызыксына!

4-8 октябрьдә Казан Россия рус теле һәм әдәбияты укытучыларының җәмгыяте V Конгрессы делегатларын кабул итәчәк. Татарстан башкаласына Россиянең 77 шәһәреннән 800 дән артык филолог җыелачак.

Казанга җыелуның максаты - башкала лингвистика мәктәбе казанышларының күпләрне кызыксындыруыдыр, мөгаен. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә КФУның рус теле һәм чит телләр филологиясе бүлеге җитәкчесе, Россия рус теле һәм әдәбияты укытучылары җәмгыяте идарәсе әгъзасы Резидә Мөхәмәтшина сөйләде.

«Без 19 гасырның 70нче елларында барлыкка килгән лингвистика мәктәбебез белән танылдык, дип билгеләп үтте спикер. – Мәктәп бүген дә үсештә һәм инде аны бөтен дөньяда беләләр. Шуның белән резонанс тугандыр да инде, барысы да күрәсе, танышасы килә. Конгресста без көч һәм белем туплап, рус теленә ихтыяҗны тагы арттыра алабыз, ул аралашу теле булып кына калмасын иде, бу тел безнең күңелебезнең бер өлеше, менталитеты булсын».

Көн тәртибендә бүгенге көн укыту идеологиясен, мигрантларның Россия җәмгыятендә тел интеграциясен һәм яшьләрнең сөйләм телендә белемен күтәрүне ачыклау тора. Конгресс үз эшен биш юнәлештә алып барачак. Филологлар рус телен өйрәнүнең актуаль аспектлары буенча фикер алышачак, Россия халыкларының үзара бәйләнеше каралачак, Россиядә гомуми, өстәмә һәм югары белем бирү системасы, шулай ук чит илләрдә рус телен өйрәнү проблемалары да күтәреләчәк.

Конгресста шулай ук үтә дә җанлы түгәрәк өстәлләрдә гомумбелем бирү мәктәпләрендә рус теле һәм әдәбияты дәреслекләрен булдыру, рус теле буенча тестлаштыру, укытуда компьютер чраларын куллану мәсьәләләре тәкъдим ителәчәк һәм фикерләшү барачак.

«Конгресс программасы буенча бик ныклап эшлибез. Төп игътибар мәктәп укучылары һәм яшьләрнең уку культурасын җәелдерүгә, сөйләм проблемаларына юнәлтелә. Без мәгълүмат чаралары һәм интернет теленә дә игътибар бирәчәкбез, андагы тел көндәлек тормышта кулланыла һәм белгечләрнең фәнни тикшеренү предметлары да булып торалар», – дип билгеләп үтте Халыкара рус теле һәм әдәбияты укытучылары ассоциациясе генераль секретаре, рус теле һәм әдәбияты укытучыларының Россия җәмгыяте башкарма директоры Наталья Брунова.

Чыганак:http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев