Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казан кызы Нью-Йоркта узган "d3 Natural Systems-2016" бәйгесендә беренчелеккә чыккан!

Татарстанлылар Казанны Нью-Йоркта да таныта. Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетын тәмамлаган Анна Будникова – шундый уңышка ирешкән кеше. Яшь архитектор Кытай, Корея, Бөекбритания, АКШ, Испания, Греция катнашучыларын узып китеп, «d3 Natural Systems-2016» бәйгесендә беренчелеккә чыккан! Идел елгасы янында Елга порты территориясендә уникаль комплекс урнаштырырга тәкъдим итә торган проект дөньякүләм дәрәҗәдә иң лаеклысы, дип табылган. Казан кызы Аня КДАТУның архитектор белгечлеген кызыл дипломга тәмамлый. Мәскәү, Казан, Пекин шәһәрләрендә архитектор буларак тәҗрибәсе булган кыз, Мәскәүгә күчәргә карар кыла. Планнарында чит илләргә стажировкалар булса да, Россиядә калып, эше белән аспирантураны бергә алып барырга теләгән ул.
Аняның портфолиосы шактый гына саллы, төрле җирләрдә җиңүе турында 40 дипломы булса да, аңа эшкә урнашыр өчен әңгәмәләр узарга туры килгән. Хәзер ул Мәскәү оешмасында иҗтимагый биналар, комплексларны проектлаштыру юнәлешендә эшли.

6 ЯШЬТӘ – ЙОРТ МАКЕТЫ!

Аняның архитектурага булган мәхәббәте балачактан килә. Торак йортның беренче макетын ул инде 6 (!) яшьтә үк ясаган. Хәзер үзен башка өлкәдә бөтенләй күрми. Архитектура аны үзенә башы-аягы белән алып кереп киткән. Кайвакыт ул 22нче гасыр кешесе өчен иҗтимагый киңлекләрне дә проектлаштыра. - Теләсә нинди архитектура юнәлешендәге конкурста катнашу яшь белгечне үсешкә, иҗади потенциалны арттыруга этәрә. Җитмәсә, Америка оешмасы тарафыннан уздырылган конкурста җиңү, башлап килүче архитектор буларак, минем өчен зур әһәмияткә ия, – дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Анна Будникова. Бәйге нәтиҗәләрен октябрьдә игълан итәргә тиеш булсалар да, жюри эше декабрьгә кадәр сузыла. Шунысын да әйтергә кирәк: әлеге хезмәтен Аня диплом проекты буларак әзерләгән була. 2015 елның октябреннән 2016 елның февраленә кадәр ул проектның теория ягы белән шөгыльләнә. Махачкала һәм Алманиядәге стажировкасы аңа бу эштә илһам биреп тора. Соңгысында исә ул энергия нәтиҗәлелеген бирә торган технологияләр, заманча материаллар белән таныша.  

ГЛОБАЛЬ ПРОБЛЕМАНЫ ЧИШӘР ӨЧЕН...

Яшь архитекторның Нью-Йорктагы конкурска тәкъдим ителгән   гидрологик кластер проекты замананың иң глобаль проблемасы – Дөнья океанының су байлыклары кимүе һәм су дәрәҗәсенең үзгәреп торуына багышланган. Төп максаты – әйләнә-тирә өчен су байлыкларының ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуын җәмгыятькә аңлату. Аняның проекты архитектура элементлары аша экологик бурычларны чишәргә, суны нәтиҗәле кулланырга тәкъдим итә. Мисал өчен, ул проекттагы ландшафт элементлары корылык яки су басу вакытында су дәрәҗәсен көйләргә булыша. Проектның фасады һәм интерьеры исә суны нәтиҗәле итеп кулланырга мөмкинлек бирә. - Безнең тикшеренү предметы буларак Идел елгасы, ә кластерны урнаштыру урыны Татарстанның транспорт үзәге саналган Казан елга порты территориясе алынды. Анализ шуны күрсәтә: биредә күпфункцияле биналарга дефицит сизелә. Инде күптәннән хакимият коридорларында һәм төзүчеләр арасында бу районда шәһәрнең эшлекле үзәген булдырып, аны мәдәни-күңел ачу элементлары белән баету идеяләре йөри. Шуңа да мондый кластер, бер яктан, су байлыкларының экологик үзенчәлеге турында белергә булышса, икенче яктан, универсаль кулланылышта булуны күздә тота, – дип ассызыклый Анна. Яшь архитектор фикеренчә, әлеге участок тиктомалдан гына сайлап алынмаган. Ул Идел елгасы һәм Куйбышев сусаклагычының экологик бурычларын чишәргә карар кылган. - Проект, беренче чиратта, шәһәр һәм республиканың гомуми ихтыяҗларына юнәлтелгән. Моңа шәһәр хакимияте күзәтчелек итәргә тиеш. Республикада су байлыклары белән идарә итү өчен штаб-фатир булдыру шәһәрдә суны контрольдә тотачак, аны сакларга булышачак, – дип уйлый яшь архитектор. Шул ук вакытта биредә суның җәмгыятьтә нинди зур роль уйнавы турында гидрология һәм геофизика, климат музейлары, төрле социаль катламнар өчен коворкинг студияләр булдыру проектның икътисади яктан нәтиҗәле, табышлы була алуын күрсәтә. Бу инвесторларны да, туристларны да җәлеп итәргә сәләтле. Җитмәсә, проект эш урыннары җитмәү мәсьәләсен чишәргә булышачак.

«БЕЛЕР ӨЧЕН ... ТИКШЕРЕРГӘ КИРӘК»

Конкурс җиңүчесенең проекты диплом эше булу сәбәпле, моңа кадәр аны тормышка ашыру турында сүз бармаган. Җитмәсә, ул диплом яклау барышында бары тик университет комиссиясенә тәкъдим ителгән. Тик әлегә проектны шәһәр хакимияте, төзүчеләр һәм экологларга сөйләү мөмкинлеге тумаган. Гидрологик кластер проекты – ул техник һәм социаль-икътисади яктан нигезләнгән проект. Әлеге проектның шәһәр өчен ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуы белән без Татарстанның Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына да мөрәҗәгать иттек. – Идел елгасы Татарстанның Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы карамагында түгел. Федераль дәрәҗәдәге сулык булгач, аның өчен Татарстан буенча табигатьне куллану өлкәсендә күзәтчелек итү федераль хезмәте идарәсе (Росприроднадзор) җавап бирә, – дип аңлатты безгә министрлыкның матбугат хезмәте җитәкчесе Айгөл Әмирова. Шул сәбәпле, без соравыбызны Росприроднадзорның Татарстандагы идарәсенә юлладык. - Әлеге проект Идел елгасының экологик ягына ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуын, аны тормышка ашыру мөмкинлеген белер һәм фаразлар өчен, авторның теге яки бу карарларына фәнни экологик нигезләмә кирәк, – дип җавап бирде безгә җитәкче Фәрит Хәйретдинов. Аның фикеренчә, Аннаның эшендә күрсәтелгән ландшафт элементлары табигый системаларга тиңләштерелә. Үзәкнең фасад һәм интерьеры да «акыллы» панельләрдән тора. Нәкъ менә алар экологик мохитне булдыруда зур роль уйный.
Анна Будникованың уңышлары турында белешмә: - Архитектура юнәлеше буенче белем бирүгә теләктәшлек күрсәтүнең төбәкара иҗтимагый оешмасының 1нче дәрәҗәле дипломы; - Диплом проектларының халыкара конкурсында Архитекторлар союзы дипломы; - «Зодчество-2016» фестивалендә архитекторлар союзы дипломы; - проектның иллюстрацияләре Америка архитекторлары институты үткәргән халыкара архитектура графикасы конкурсы финалына да узган.

Чыганак: http://intertat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев