Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казан Кремленең Спас манарасы диварында төсле утлар тамашасы күрсәтеләчәк

Якынлашып килүче Яңа ел уңаеннан, 27-31 декабрьдә Казан Кремленең Спас манарасы диварында кичке вакытта төсле утлар тамашасы күрсәтеләчәк. Бу хакта “Казан Кремле” музей-тыюлыгыннан хәбәр итәләр.

Казан халкы һәм башкала кунаклары борынгы кирмән манарасында заманча технологияләр ярдәмендә 3D рәсемнәр ясалганын күрә алачак. Утлы шоу көн саен 18.00-22.00 сәгатьләрдә барачак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев