Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казан Кремленең "Манеж" күргәзмәләр залында "Балалар Интернетта" дип аталган проект эшли башлый

Казан Кремленең «Манеж» күргәзмәләр залында 2 март көнне 13.00 сәгатьтә «Балалар Интернетта» дип аталган проект эшли башлаячак. Әлеге үзенчәлекле проект башлангыч сыйныфларда укучы балалар өчен махсус оештырылган, дип хәбәр итә музей-тыюлыкның матбугат үзәге. Уен форматында узачак чарада балаларны һәм аларның әти-әниләрен социаль челтәрләрдә үзләрен ничек тотарга тиешлеге турында мәгълүмат биреләчәк. «Интернет – белем бирүдә, аңны, иҗади фикерләүне үстерүдә мөһим урын тота, - ди «Казан Кремле» музей-тыюлыгының директоры Зилә Вәлиева. - Интернет – тормышыбызның аерылгысыз өлеше. Кызганыч ки, ул һәрвакыт уңай йогынты гына ясап калмый. Без өлкәннәр балаларны замана алгарышыннан дөрес файдаланырга өйрәтергә дә тиеш. Бу безнең бурыч, шуңа күрә «Балалар Интернетта» проектының партнерлары булырга рәхәтләнеп ризалаштык. Яңа күргәзмә балаларның ял итү урыны өчен дә бик уңайлы булачак». «Балалар Интернетта» күргәзмәсе 1 апрельгә кадәр эшлиячәк.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев