Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казан Кремлендәге "Тукайга сәяхәт" күргәзмәсендә шагыйрьнең шәхси әйберләре тәкъдим ителә

Биредә бөек шәхеснең кулъязмалары, шәхси әйберләре, Тукайның Анна Ахматова тарафыннан тәрҗемә ителгән шигырьләренең төп нөсхәләре, Тукай үзе исән вактытта басылып чыккан 33 китабы һ.б. үзенчәлекле экспонатларны күрергә мөмкин.

Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының баш гыйльми хезмәткәре Зөфәр Рәмиев күргәзмәнең Казан Кремлендә оештырылуы үзе бер зур әһәмияткә ия дип саный.

“Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты биредә тулы чагылыш тапкан. Ул хронологик тәртиптә төзелгән. Белүебезчә, Тукайның үз өе булмаган, гел кунакханәләрдә яшәгән. Шуңа аның кулъязмалары сакланмаган. Безнең институтның архивында аларның бик азы гына саклана. Күргәзмәләр залының диварларында Тукайның тормышына, иҗатына кагылышлы иллюстрацияләр урын алган. Алар безгә Тукайны тагын да ныграк аңларга мөмкинлек бирә”, - ди Зөфәр Рәмиев.

Филология фәннәре кандидаты, Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының язма һәм музыкаль мирас үзәге мөдире Илһам Гомәров билгеләп үткәнчә, күргәзмәне оештыруда Татарстан Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Казан федераль университеты, ТР Милли китапханәсе, республиканың Милли архивы һ.б. оешмалар ярдәм иткән.

“Моңа кадәр Тукайның үз кулы белән язылган, аның тормышына багышланган документларның бер урында, бер вакытта шул кадәр җыелганы юк иде. Күргәзмә шул яктан үзенчәлекле”, - диде Илһам Гомәров.

Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтында Тукайга кагылышлы 300 ләп документ саклана. Күргәзмәгә урнаштырыр өчен, экспонатлар махсус яңартылган. Документлардан тыш, биредә бик үзенчәлекле фотосүрәтләрне дә күрергә була. Алар аша әлеге чор мохитен яхшырак тоярга мөмкин, дигән фикердә әңгәмәдәшебез. Мисал өчен, Габдулла Тукай Әстерханга сәяхәте барышында яки замандашлары Фатих Әмирхан һ.б. белән төшкән фотосурәтләр күргәзмәнең төп өлешләренең берсен тәшкил итә.

Шәхси әйберләрдән, Габдулла Тукайның юл кәрзине, кара савыты, карандашлар савыты, кәләпүше, беренче гонорарына сатып алынган тартма һ.б. экспонатлар тамашачылар хозурына тапшырылган.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев