Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казан Кремлендәге музейларны бушлай тамаша кылып була

Бүген, 18 майда, Халыкара музейлар көнендә, Казанда яшәүчеләр һәм башкала кунаклары Казан Кремлендәге музейларны бушлай тамаша кыла алачак. Бу хакта Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты рәсми сайтында хәбәр ителә.
"Эрмитаж-Казан" үзәгендә, Татарстанның Табигый тарих музее, Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музее, “Манеж” күргәзмә залы, Благовещенск соборы тарихы музее ишекләре 10.00-18.00 сәгатьләрдә, ә Ислам мәдәнияте музее 9.00-19.30 сәгатьләрдә ачык булачак.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев