Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казан Кремлендә язылышу тантанасын үткәрергә мөмкин

Язылышу тантанасын хәзер "Казан Кремле" музей-тыюлыгында үткәрергә була, дип хәбәр итә музейның матбугат хезмәте. Хәбәрдән аңлашылганча, тантаналы чараны хәзерге вакытта “Гаилә тарихы – республика тарихы” дигән күргәзмә үтә торган "Манеж" күргәзмәләр залында, шулай ук борынгы ныгытманың ачык мәйданчыкларда да оештырырга мөмкин. Бу мөмкинлектән яшь парлар Илья Сиркин һәм Диләрә Ихсанова файдаланырга булган. Аларның никахларын рәсми теркәү 10 августта Казан Кремленең Благовещенск соборы артындагы мәйданчыкта узачак.  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев