Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казан Кремлендә ТР Дәүләт архив хезмәтенең 100 еллыгына багышланган күргәзмә ачылды

Кичә Казан Кремленең “Манеж” күргәзмәләр залында “Мәңге онытылмас ядкарь” исемле Татарстан Республикасының Дәүләт архив хезмәтенең 100 еллыгына багышланган күргәзмә ачылды. "Казан Кремле" дәүләт тарих, архитектура Һәм сәнгать музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева республика белән кызыксынучылар, шулай ук Татарстан кунаклары биредә кызыклы документлар таба ала диде. “Тарих, республика белән кызыксынган һәр кеше биредә үзенә кызыклы документ табачак”, - диде Зилә Вәлиева. Татарстан Республикасының архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Ирада Аюпова архивта булган эш кәгазьләрен халыкка якынайтырга кирәк дип саный. "Бүгенге төп бурычыбыз ядкарләрне саклап калу гына түгел, ә алар турында халыкка сөйләү дә. Без сезнең белән бу көннәрдә бик күп хезмәттәшлек итәрбез”, - диде ул күргәзмә кунакларына. Күргәзмәдә Татарстан Дәүләт архив хезмәтенең һәм “Казан Кремле” музей-тыюлыгының 100 дән артык эш кәгазьләре һәм предметлары урын алган. Күргәзмә июньнең беренче көннәренә кадәр эшләячәк.
 Алмаз Шиһабетдинов, Татар-информ
Фото: Рамиль Гали

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев