Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казан Кремлендә Татарстанның фән һәм техника өлкәсендә Дәүләт премияләре тапшырылачак

Бүген Казан Кремлендә Татарстанның фән һәм техника өлкәсендә Дәүләт премияләре тапшырылачак, дип хәбәр ителә республика Хөкүмәте рәсми порталында. Дәүләт бүләкләре белән галимнәрне Татарстан Президенты котлар дип ниятләнелә. Быел премиягә 11 фәнни хезмәт тәкъдим ителгән, аларның бишесе дәүләт бүләгенә лаек булган. Шул исәптән – Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты коллективы “Татар халкының борынгы тарихы” фәнни хезмәте өчен, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Гаяз Ихсакыйның унбиш томлыгы өчен премия ала. Премиягә Казан дәүләт медицина академиясе белән Республика клиник хастаханәсе “Бәвел юлы системасы авыруларын дәвалауда яңа технологияләр" өчен, Төбәкара клиник-диагностика үзәге Татарстанда баш мие кан әйләнеше бозылу белән бәйле авыруларга медицина ярдәме күрсәтү хезмәте өчен лаек дип табылган. Быелгы бишенче лауреат – “Татарстанның чыгарырга авыр нефть ятмаларын тикшерү буенча термогидродинамик алымнар технологияләрен кертү" хезмәте өчен “Татнефть” компаниясе белән Россия Фәннәр академиясе Казан фәнни үзәгенең Механика һәм машина төзелеше институты коллективлары.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев