Казан Кремлендә Россия телевидениесе журналисты Сергей Брилевны көтәләр

Шимбә көннәрендә “Вести” тапшыруын алып баручы Сергей Брилев Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановтан интервью алыр дип көтелә. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте рәсми интернет-порталында хәбәр ителә. Мәгълүм булганча, 2015 елның 19 июнендә Сергей Брилев ул вакытта Татарстан Президенты вазифасын башкаручы Рөстәм Миңнеханов белән республиканың эчке һәм тышкы икътисади эшчәнлеге турында фикер алышкан иде. Июльдә “Рөстәм Миңнеханов белән биш кич” проекты кысаларында, Татарстан Президенты һәм “Россия 1” каналы алып баручысы очрашуы “КАМАЗ” автозаводы территориясендә узды.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: