Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казан Кремлендә Россия һәм Татарстан дәүләт бүләкләре тапшырылды

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Россия һәм Татарстан дәүләт бүләкләрен тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында - республиканың 48 кешесе. "Бүген бу залда күп еллар буена Ватан үсешенә үзеннән зур өлеш кертүчеләргә РФ һәм ТР югары дәүләт бүләкләре тапшырылачак, - диде И.Халиков. - Мин бирегә җыелучыларның һәркайсына рәхмәт әтйрегә теләр идем - хезмәтегез белән сез үз компанияләрегез, оешмаларыгызда һәм үз һөнәрегездә иң яхшысы булуыгызны расладыгыз". Татарстан Премьер-министры билгеләп узганча, залда мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, бизнес-структуралар, хакимият органнары, "КАМАЗ", Казан вертолет заводы, Казан компрессор машина төзелеше заводы кебек эре предприятиеләр вәкилләре җыелган. "Татарстанның күп кенә казанышларына сезнең һәм хезмәттәшләрегез кебек кешеләр тарафыннан ирешелгән, - дип дәвам итте И.Халиков. - Республиканың Россиядә лидерлар рәтендә булуы очраклы гына түгел". ТР Премьер-министры искәрткәнчә, тулаем төбәк продукты буенча республика 1,8 трлн сум күрсәткече белән илдә алтынчы, төп капиталга инвестицияләр буенча дүртенче, сәнәгый җитештерү һәм төзелеш буенча бишенче урынны били. Россия нефтенең 6,5 процентка якыны республикада табыла, Россия полиэтиленының 50 процентка якыны, синтетик каучукның 45 проценты җитештерелә. Моннан тыш, Татарстан Россия Федерациясе субъектларында илкүләм инвестицион климат рейтингында беренче урынны биләде. Бүген Татарстан Премьер-министры кулларыннан бүләк алучылар арасында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов ("РФның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре" мактаулы исеменә лаек булды), ТР Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев (аңа РФ Президентының рәхмәте игълан ителде), ТР урман хуҗалыгы министры Алмас Нәзиров, ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Елаена Шишмарева ("Фидакарь хезмәтләре өчен" медальләре белән бүләкләнделәр) һәм башкалар бар. ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең балет артисты Лилия Сорокина "ТРның халык артисты", "Татмедиа" АҖ филиалы - "Идел-Пресс" полиграфия-нәшрият комплексы генераль директорының техник мәсьәләләр буенча урынбасары Андрей Гаврилов "ТРның атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре", Чаллының 26нчы гимназиясе физика укытучысы Тамара Галимова "ТРның атказанган укытучысы", ТР юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов "ТРның атказанган юристы" исеменә лаек булды. "Бу бүләк минеке генә түгел, ә гомерләрен спортка багышлаган барча кеше казанышы, - диде Казанның спорт гимнастикасы һәм акробаика буенча балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең укыту-тәрбия эшләре буенча директоры урынбасары Гүзәл Перфильева. - Бүләк безне тагын да күбрәк эшләргә этәрә, димәк, яңа чемпионнар, яңа спорт мастерлары булачак дигән сүз". Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев