Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казан Кремлендә "Петербург очрашулары" дип исемләнгән кичә оештырыла

23 декабрьдә Казан Кремлендәге "Манеж" Күргәзмәләр залында "Петербург очрашулары" дип исемләнгән кичәдә Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Ренат Ибраһимов чыгыш ясаячак. Казан Кремле музей-тыюлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта биредә татар шагыйре Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган "Тукайга сәяхәт" күргәзмәсе бара. Иҗади очрашуда Ренат Ибраһимов үзенең репертуарындагы җырларны башкарачак, быел дөнья күргән өч өлештән торган музыкаль җыентыгын тәкъдим итәчәк.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев