Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казан Кремлендә иң яхшы мәктәп укучылары, журналистлар һәм коррупциягә каршы эшчәнлек өлкәсендә экспертлар бүләкләнде

Гражданнар җәмгыятенә таянмыйча коррупциягә нәтиҗәле каршы торып булмый. Бу хакта Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров Казан Кремлендә коррупциягә каршы юнәлештә республика бәйгеләре җиңүчеләрен һәм номинантларын бүләкләү тантанасында әйтте. Тантаналы чара Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган. Бәйге Татарстан Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Юстиция министрлыгы, республиканың Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, шулай ук “Татмедиа” матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр республика агентлыгы ярдәме белән оештырылган. Бу ведомстволар җитәкчеләре бәйге җиңүчеләренә рәхмәт хатларын һәм акчалата бүләк тапшырды. Бәйгегә 800дән артык эш һәм 200дән артык журналист материаллары тәкъдим ителде. Әсгат Сәфәров әйтүенчә, бәйгегә эшләр елдан ел күбрәк тапшырыла. Бүген Казан Кремлендә иң яхшы мәктәп укучылары, журналистлар һәм коррупциягә каршы эшчәнлек өлкәсендә экспертлар бүләкләнә, диелде тантаналы ачылышта.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев