Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казан Кремлендә "Иман моңы" VI Дини музыка фестиваленың йомгаклау концерты узачак

27 июнь көнне 19.00дә Казан Кремленең Туп сараенда “Иман моңы” VI Дини музыка фестиваленың йомгаклау концерты узачак. Фестивальгә Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендәге ТР Дәүләт камера хоры һәм Рәсим Ильясов җитәкчелегендәге “Казан нуры” халык уен кораллары оркестры нокта куячак. Алар “Халыклар дуслыгы” программасы белән чыгыш ясаячак. “Халыклар дуслыгы” концерты программасы музыкаль мозаика рәвешендә тәкъдим ителә: тамашачылар Европа һзм Америка халыкларының милли музыкасын, грузин һәм әрмән җырларын, рус һәм татар фольклоры, казак җырларын ишетә алачак. “Иман моңы” VI Дини музыка фестивале Татарстанда 20 майда башланып киткән иде. Бу көнне Болгарда Идел Болгарстанында ислам кабул итү көненә багышланган зур концерт үтте. 12 июнь көнне фестиваль чаралары Зөядә узды. Фестиваль 2012 елда төрле конфессия вәкилләрен берләштерү, музыка сәнгате хәзинәсен киң даирәгә тәкъдим итүгә йөз тотып үткәрелә башлады. Аны Татарстан Мәдәният министрлыгы ярдәмендә С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залы оештыра.  
ТР Мәдәният министрлыгы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев