Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Казан Кремле" музей-тыюлыгы "The Kremlin Confederation of ART" фестиваленә чакыра

30 июнь һәм 1 июль көнне  “Казан Кремле” музей-тыюлыгы «The Kremlin Confederation of ART» фестиваленә чакыра. Бу көнне бер сәхнәдә классик һәм популяр музыка башкаручылар җыелачак. Казан халкын һәм кунакларын халыкара балалар һәм яшүсмерләр арасында башкаручылар һәм хореграфия сәнгате конкурслары лауреатлары чыгышы көтә. «TatarStars» мәйданчыгында Эльмир Низамов, Радик Сәлимов, Айдар Сөләйманов, Алмаз Әхмәтҗанов, Рәдиф Кәшәпов һәм башкаларны күреп булачак. 10 акустик пианинодан торган оркестр үзенең яңа программасын тәкъдим итәчәк. Татар, рус һәм чит композиторларының әсәрләре Татарстанның яшь композиторлары аранжировкасында яңгыраячак. Шул исәптән Рәшит Кәлимуллинның “Спортлы Казан” дигән пьесалар циклы пианиночылар оркестры өчен уникаль эшкәртүдә башкарылачак. «SFORZANDO» фондының яшьләр симфоник оркестры катнашында В.А.Моцартның «Бастьен и Бастьена» опера спектаклен дә тыңлап булачак.
ТР Мәдәният министрлыгы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев