Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Казан Кремле" музей тыюлыгы билетларны интернет аша сата башлады

Хәзер теләгән кеше билетны http://tickets.kazan-kremlin.ru/ адресы аша музейның электрон кассасыннан ала ала.

Казан Кремле музей-тыюлыгының матбугат үзәге хезмәткәрләре әйтүенчә, бу музейда бара торган күргәзмәләрне сайлаганда, мәдәни чарага барасы көнеңне алдан планлаштырганда булыша. Әлеге яңа хезмәт ярдәмендә «Эрмитаж-Казан» үзәгенә, Ислам мәдәнияте музеена, Татарстан дәүләте тарихы музеена, башка күп кенә музейларга, «Казан Кремле» музей-тыюлыгы оештырган мәдәни-күңел ачу чараларына, яңа ел кичәләренә барырга мөмкин. Интернет аша түләнгән электрон ваучерны музейга керер алдыннан, кассада кәгазь билетка алыштыру мөһим.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев