Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казан Кремле быел 30 августта татар шәһәр мәдәнияте үзәгенә әвереләчәк

30 август көнне Казан Кремлендә яңа татар яшьләре музыка һәм театр фестивале үткәрәчәк. Бу хакта бүген татар яшьләре оештырган “Татар шәһәр мәдәнияте: бүген һәм иртәгә” түгәрәк өстәл утырышында билгеле булды. Әлегә фестивальнең исеме һәм программасы билгеле түгел. Оештыручылар татар театры һәм музыкасыннан тыш, милли кием күргәзмәләре һәм аш-су тәкъдим итәчәк. Бүген “Түбәтәй” кафесының конференцияләр залына җыелган татар яшьләре яңа татар мәдәниятен үстерү һәм алга этәрү кебек зур проблемалар белән бергә җәйге чорда татар иҗади яшьләрен берләштерә торган чаралар турында да фикер алыштылар. Очрашуның инициаторы - “Yummy Music” лейблы җитәкчесе, музыкант, продюсер Ильяс Гафаров. Фикер алышуда режиссер Туфан Имаметдинов, кинорежиссер Илшат Рәхимбай, шагыйрә Йолдыз Миңнуллина, музыкант Илнар Фатыйхов, “Кар аяк” рок-төркеме лидеры Ренат Әхмәтшин, журналист Рәдиф Кашапов һәм башкалар катнашты. “Yummy Music” лейблы җитәкчесе, музыкант, продюсер Ильяс Гафаров яшьләр проектлары өчен билгеле бер суммада акча каралуы турында әйтте. Җәйге чорда алар татар театры дөньясын җанландыру һәм татар режиссерларын туплау өчен арт-лаборатория үткәрергә җыеналар. Шушы көннәрдә иҗади проектлар буенча тәкъдимнәр кабул ителә башлаячак. Арт-лаборатория эскизлары 30 августта Казан Кремле биләмәләрендә күрсәтеләчәк. Шушы ук фестивальдә яңа эскизлар белән бергә, инде тамашачыга тәкъдим ителгән эскизлар да күрсәтелергә мөмкин. Сүз “Әлиф”, “Шамаил”, “Ку” кебек эксперименталь спектакльләр турында бара. “Безнең музыка ягыннан азмы-күпме ирешелгән уңышлар бар, театр өлкәсендә яшь режиссерларны туплап, яңа проектлары аша алар белән таныштырасыбыз килә”, - ди Ильяс Гафаров.
Татар-информ Рузилә Мөхәммәтова Фото: Расих Фасхутдинов

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев