Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казан кинозалларында бушлай кино карарга мөмкин

1-10 октябрь көннәрендә Өлкәннәр декадасы кысаларында Казанның “Мир” кинотеатры, муниципаль кинотеатрлар һәм кинозалларда “Гомернең көзе алтын булсын” дигән хәйрия кино күрсәтүләр узачак. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. 26-30 сентябрьдә “Казан ярминкәсе” Күргәзмәләр үзәгендә II “Актив озын гомер” республика күргәзмә-ярминкәсе кысаларында өлкәннәр өчен “Татаркино” ТР Дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе тәкъдим иткән фильмнарны күрсәтү оештырыла. Анда түбәндәге фильмнарны карап булачак: «Огни большой деревни» (режиссер И.Учитель); «Сердце мое – Астана» (режиссер Е.Кончаловский); «Без границ» (режиссер В.Оганесян); «Время первых» (режиссер Д.Киселев); «Орлы» (режиссер Р. Төхвәтуллин); «Китайская бабушка» (режиссер В.Тумаев); «Тетушки» (режиссер А.Кананович); «Бибинур» (режиссер Ю.Фетинг).  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев