Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казан кинематографистлары "Кинохакатон-2017" VI Россия кино һәм креатив икътисад форумында катнаша

Свердловск кино студиясе базасында “Кинохакатон-2017” VI Россия кино һәм креатив икътисад форумы башланды. Чара кысаларында спич-сессияләр, технологияләр күргәзмәсе, кино күрсәтүләр һәм бәйсез студияләрнең кино проектларын тәкъдим итүләр узачак. Форум кысаларында тулы метражлы уен киносы, уен сериаллары (ТВ һәм WEB форматлар), анимацияләр, видеоуеннар, шулай ук эксперименталь форматлар номинацияләрендә питчинглар узачак. Татарстанның яшь режиссерлары Павел Москвин һәм Илшат Рәхимбай узган елгы питчингта үз кинопроектларын лаеклы тәкъдим иткән иде. Москвинның “Пустота” һәм Рәхимбайның “Представь” фильмнарына продюсер Александр Шульгин 100әр мең сум акча салган. Егетләр әлеге акчага фильмнарын төшерә башлаган. Калган акча краудфандинг ярдәмендә җыелган. 24 гыйнвар көнне “Представь” фильмның премьерасы Камал театрында узды, ә “Пустота” әле эшләнеп бетмәгән. Бу юлы Казан кинематографистлары Екатеринбургта спикерлар сыйфатында чакырылган. Форумда алар үз кино проектларын тормышка ашыру турында сөйләячәкләр, форум чараларында катнашачаклар.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев