Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казан ислам көллияте шәкертләре Фәйрүзә Мөслимова белән очрашты

Казан ислам көллияте шәкертләре Мәрҗани мәчетендә шагыйрә Фәйрүзә Мөслимова белән очраштылар, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Әдәбият, шигърият сөючеләргә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Саҗидә Сөләйманова исемендәге премиянең кызыксындыру бүләге, Абдулла Алиш премиясе  лауреаты Фәйрүзә Мөслимова "Ярату яралары", "Апрель кары" китаплары аша яхшы таныш. "Сабантуй" газетасында, соңыннан "Ялкын" журналында эшләп, балалар һәм яшүсмерләрнең дустына, сердәшенә әйләнгән шагыйрә көллият шәкертләренә үзенең тормышы, иҗади эшчәнлеге турында бәян итте, шигырьләрен укыды. Шәкертләр үз чиратында Фәйрүзә Мөслимовага үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.

Казан ислам көллиятенең директор урынбасары Мансур хәзрәт Мифтахов, әлеге очрашуларның мөһимлеген, әдәбият белән диннең уртак максатларда булып, иманга, әдәпкә чакыруларын ассызыклап узды һәм киләчәктә дә шушындый очрашулар уздыруның зарурилыгын искәртте.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев