Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казан институты - Россиядә "Ислам финанслары" юнәлеше буенча абитуриентлар кабул итә торган беренче уку йорты

Хәзер ислам банкингы һәм ислам финанслары - дөньяда иң күп фикер алышына торган макроикътисади юнәлешләрнең берсе. Казан (Идел буе) федераль университетының Идарә, икътисад һәм финанслар институты Россиядә беренче булып бу юнәлеш буенча белгечләр әзерләү өчен абитуриентлар кабул итә. Югары икътисади белем алу системасындагы яңалык турында Идарә, икътисад һәм финанслар институты директоры Наилә Баһаутдинова хәбәр итте. Ислам банкингы өлкәсендә активрак эшләү турында күптән түгел Kazansummit 2016 чарасында сүз булды. Татарстан перспективалы юнәлештә беренче адымнарын ясады инде. "Казан институты - Россиядә "Ислам финанслары" юнәлеше буенча абитуриентлар кабул итә торган беренче уку йорты. Без барлык вузлар буенча мониторинг ясадык. Аларның күбесендә әзер банк белгечләре өчен ислам банкингы буенча квалификация күтәрү программалары бар. Әлегә без ислам финанслары һәм банкингы буенча югары икътисади белем алу программасы буенча абитуриентлар кабул итүче Россиядә беренче һәм бердәнбер институт", - диде Наилә Баһаутдинова . Казан (Идел буе) федераль университетының Идарә, икътисад һәм финанслар институтының яңа магистр программасы җитәкчесе - профессор Айдар Әюпов. Студентларга ислам кануннары буенча банк бизнесы алып бару үзенчәлекләре белән җентекләп танышырга туры киләчәк. "Чыннан да, хәзер ислам икътисады, ислам банкингы турында күп сөйлиләр. Соңгы финанс кризиста ислам банклары уңышлы эшләде, ә күп кенә дөньяви банклар банкротлыкка чыкты. Бу ислам кануннары буенча бизнес алып бару методикасы булуы белән аңлатыла. Бу кешеләрнең ислам кануннары буенча яшәвендә түгел. Бизнес алып баруның бөтенләй башка кагыйдәләре ул. Ниндиләр? Безгә бу юнәлеш буенча укырга керүче студентлар ислам банкингының Европа һәм дөнья банкингыннан нәрсәсе белән аерылуын беләчәк", - диде институт директоры.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев