Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Максатым яшьләрдә халык җырларына тирән мәхәббәт уяту" - Ирнис Рәхимуллин (КФУда татар халык хорының юбилеена багышланган концерт узачак)

1967 елдан алып бүгенге көнгә кадәр Казан дәүләт университетында татар халык хорын җитәкләгән Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, хормейстер Ирнис Рәхимуллин “Татар-информ” хәбәрчесенә, иң зур хыялым үзем җитәкләгән коллективны Италия сәхнәсенә алып бару, дип белдерде. 22 апрельдә Казан (Идел буе) федераль университетның (Кремль урамы) актлар залында татар халык хорының 50 еллык юбилеена багышланган концерт узачак. Быел маэстроның үзенә дә 75 яшь тулды. Ярты гасыр дәверендә студентлар хоры байтак  җирләрдә гастрольләрдә булып, Татарстан, Россия һәм халыкара масштабта күп мәртәбә лауреат-җиңүче исемнәрен яулады. Биш дистә ел университетның моң илчесе булып килде. Әлеге хор студентларның музыкаль-эстетик тәрбия мәктәбе булды. «Юбилей концертында репертуардагы иң күркәм әсәрләр яңгыраячак. Татар халык җырларына тезмәләр, күбесе үземнең эшкәртүдә башкарылачак. Хор каршында эшләп килүче ансамбльләр һәм солистлар чыгышы көтелә. Хәзер инде пенсиягә чыктым, шулай булгач вакытым күп. Элек атнага ике тапкыр шөгыльләнгән булсак, хәзер студентлар белән атнасына  дүрт тапкыр очрашып, репетицияләр ясыйбыз. Максатым яшьләрдә халык  җырларына, татар композиторлары әсәрләренә тирән мәхәббәт уяту. Музыкаль яктан зәвыкларын формлаштыру”, – ди Ирнис Рәхимуллин. Юбилей концертына төрле елларда шушы коллективта җырлаган, хәзерге вакытта илнең төрле почмакларында сибелеп яшәүче элекеге студентлар, галимнәр, югары уку йорты мөгаллимнәре, зыялылар килүе көтелә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев