Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казан (Идел буе) федераль университетында "Милли бизәкләр" күргәзмәсе ачылды

Бүген Казан (Идел буе) федераль университетының Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында “Милләтара багланышлар контекстында сәнгать һәм сәнгать белеме” халыкара фәнни-гамәли конференциясе кысаларында “Милли бизәкләр” күргәзмәсе ачылды.

Институтның милли сәнгать һәм дизайн кафедрасы доценты Мәдинә Мәхмүтова бу күргәзмәдә бары тик студент, магистрантларның эшләре тәкъдим ителгәнен билгеләп узды.

“Без Татарстанда яшәүче халыкларның милли төсмерләрен күрсәтергә тырыштык. Казан федераль университетының белем бирү киңлеге Татарстан һәм күрше республикаларны колачларга тиеш”, – диде Мәдинә Мәхмүтова. Ул уку йортында педагогик процессның төрле халыкларның мәдәниятен өйрәнү, сәнгать технологияләрен үзләштерү булуын искәртте.

“Без күн мозаикасы, милли киемле курчаклар, төрле техник ысулларны кулланып, шул исәптән, пыялага майлы буяулар белән төшерелгән, чигүле шамаилләр ясау һәм башка төрле кул эшләре белән шөгыльләнәбез. Сәнгати технологияләрнең бу чуарлыгы безнең студентларның иҗади мөмкинлекләрен ача. Менә аларның җентекле хезмәт нәтиҗәсе шушы күргәзмәдә тәкъдим ителгән”, – дип белдерде доцент “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә.

Мордовия дәүләт педагогика институтының сәнгать белеме кафедрасы мөдире Валерий Варданян күргәзмә турында үз хис-кичерешләре белән уртаклашты. “Искиткеч яхшы эшләр. Студентларны милли халык сәнгатенә җәлеп итеп, без бервакытта да үз милләтебезне, мәдәниятебезне югалтмаячакбыз. Студентларның ата-бабаларыбызның традицияләрен дәвам итүе бик мөһим. Без үзебездә дә студентларның мордва милли мәдәниятенә игътибарын җәлеп итәбез. Соңгы елларда халык һөнәрчелеге, кәсепчелеге торгызыла башлады”, – дип сөйләде Валерий Варданян.

Мордовия белгече күн мозаикасы күңеленә бик хуш килгәнен әйтте. “Беркайда кабатланмый торган Казан җөе искиткеч. Бер сәгать эчендә нибары 10 сантиметр гына тегелүен исәпкә алганда, бөтен эшләнмәгә күпме хезмәт салынганын күз алдына китерергә була. Никадәр пөхтә, төгәл ясалышына игътибар иттем. Шамаилләр, нәсел тамгалары да үзенчәлекле. Студентларның төрле милләт костюмнарын тегеп тәкъдим итүе дә кызыклы. Күргәзмәдәге эшләр югары зәвык белән башкарылган, мин сезнең студентлар өчен шат”, – дип белдерде Валерий Варданян.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев