Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Казан – хатын-кыз шәһәр, аның карта-схемасы хатын-кызның милли баш киеме – калфакны хәтерләтә" - Елена Яковлева

“Казан – хатын-кыз шәһәр, аның карта-схемасы хатын-кызның милли баш киеме – калфакны хәтерләтә”, дип яза философия фәннәре докторы Елена Яковлева үзенең “Казан контуры мисалында татар үзенчәлеген күзаллау: проблеманың фәлсәфи-мәдәни аспекты” дип аталган фәнни эшендә. Философия фәннәре докторы, профессор, доцент, В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацияләр университеты доценты Елена Яковлева әлеге фәнни мәкаләсе белән "Үзгәреп торучы дөньяда төрки халыкларның традицион мәдәнияте" I халыкара фәнни конференциясендә катнашты. “Калфак – хатын-кыз символы, аның бизәкләре хуҗасының рухи матурлыгын күрсәткән билгеле бер мәгънәгә ия. Борынгы заманнарда калфак шәһәр хатын-кызларының көндәлек баш киеме булса, хәзер бәйрәм киеме яки сәхнә костюмы элементы, - ди ул. - Казан каласының схемасы калфакның геометрик сызымын кабатлый. Беренче карашка катлаулы тоелган бу баш киеме чынлыкта гап-гади конфигурациягә ия – башка кия торган өлеше дүртпочмаклы һәм очы конуссыман формада. Ул маңгай төшереп башка киелгән, ә очы йә артка, йә янга төшеп торган...”   “Әйе, мин, чынлап та, калфак чалымнарын күрдем. Бу – символ, - диде Елена Людвиговна “Татар-информ” хәбәрчесенә үзенең фәнни мәкаләсенә аңлатма биреп. - Икенчедән, бу мәкалә үзенә күрә эпатаж. Аны бөтен кеше кабул итмәскә дә мөмкин. Әмма бу - Казанның тышкы күренешенә хатын-кыз карашы. Бу башкаланы популярлаштыруның бер алымы дип кабул итегез. Башкалар да шушы мин күргән матурлыкны күрсеннәр иде”. Галимә әйтүенчә, ир-атлар арасында аның әлеге мәкаләне фәлсәфи саташу дип кабул итүчеләр дә булган.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев