Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казан ханнарын быел Кремльдәге Мавзолейда җирләргә җыеналар

Казанның Кол Шәриф мәчетендә республиканың Фәннәр академиясендә сакланучы татар ханнарының мәет калдыкларын ислам кануннары нигезендә җирләү хакында киңәшмә булды. Бу хакта Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Instagram социаль челтәрендә хәбәр итте.
Киңәшмәдә “Казан Кремле” музей-тыюлыгы җитәкчесе Зилә Вәлиева, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Татарстанның Диния нәзәрәте аксакаллар Шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюповлар катнашты.
1977 елда галим Альфред Халиков җитәкчелегендәге археологолар төркеме Казан Кремлендә Сөембикә манарасы төбендәге ике төрбәне ачкан. Төрбәләрдә күн һәм көмеш белән бизәлгән агач табутлар табылган. Археологлар ачыклаганача, Явыз Иван Казанны яулап алганнан соң, “Кремль калкулыгындагы” мавзолейлар җимерелгән, әмма төрбәләргә зыян килмәгән. Археологлар, төрбәләрне ачып, андагы сөякләрне Татарстан фәннәр Академиясе Тарих институтындагы экспонатларны саклау урынына урнаштырганнар. Соңыннан алар Археология институтына күчерелгән.
Табылдыкларны өйрәнү 1997 нче елда тәмамланган. Галимнәр табутларның берсендә 1467 нче елда вафат булган, Алтын Урда белән хакимлек иткән Казан ханы Мәхмүднең, ә икенчесендә – Ибраһим ханның улы Мөхәммәдәминнең (1518 нче елда вафат) сөякләре булуын ачыклаганнар.
Ханнарның әлегәчә җирләнмәве татар җәмәгатьчелеге һәм дин әһелләре арасында бәхәсләр чыгарып торды. Табылдыкларны җирләү өчен Казан кремле территориясендә махсус мавзолейның әзер булуына карамастан, җирләү процедурасының дәүләт дәрәҗәсендә, кайчан һәм ничек буласы турындагы карар кабул ителми килде.
Бүген Кол Шәриф мәчетендә узган киңәшмәдә әлеге мәсьәлә каралды. Табылдыкларның кайсы чорга караганлыгына һәм кемнеке булуына ачыклык кертелгәннән соң, 20 елга якын вакыт узгач, Диния нәзәрәтенең аксакаллар Шурасы аларны ислам кануннарына туры китереп җирләү тәкъдиме белән Татарстан Президентына чыккан. Татарстанның Диния нәзәрәте аксакаллар Шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов “Татар-информ” агентлыгы корреспондентына: “Президент Рөстәм Нургалиевич та, беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев тә безгә моны рөхсәт иттеләр, инде хәзер без бу эшләрнең нинди хәлдә, нинди күләмдә үткәрелүен тикшерәбез”, - дип белдерде. Ул шулай ук җирләү процедурасының татар халкына хас булган тайнаклык белән башкарылачагын да искәртте.
Айрат хәзрәт Әюпов табылдыкларның әлегә кадәр җирләнмәвенең сәбәбен дә аңлатты. “Табылдыкларны җирләү өчен мавзолейны башкарып чыгарырга вакыт кирәк иде бит. Сез барып карагыз әле ул мавзолейны, нинди матур, күркәм ул. Ул Казан Кремле эчендә урнашкан, аны бөтен халык, килгән туристлар карый торган булачак”, - дип билгеләде ул. Табылдыкларны җирләүнең төгәл көне әлегә билгеле түгел, әмма ул быел булачак, диде Айрат хәзрәт Әюпов.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев