Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казан халкын "Сәнгать төне" акциясендә катнашырга чакыралар

3 ноябрьдә Татарстан Сынлы сәнгать музеенда “Хәзинә” галереясендә “Сәнгать төне – 2018” чарасы үткәреләчәк. Бу турыда Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте. "Сәнгать төне" программасы: 10.00 - 20.00 «Татарстанның сәнгать хәзинәләре»: даими экспозиция буенча экскурсияләр. «Осталар һәм шедеврлар: күренекле татар рәссамы Бакый Урманче биографиясе һәм иҗаты белән танышу» оештырыла. Шулай ук «ХХ гасырның икенче яртысында Совет Татариясе сәнгате», «Осталар һәм шедеврлар: Николай Фешинның биографиясе һәм иҗаты белән танышу» була. 10.00 - 20.00 «Татарстанда Лев Толстой елы», 3 нче кат. 11.00 «Фанфаронова гора», «Муравейное братство», «Зеленая палочка»: XIX гасырның беренче яртысындагы гаилә портретлары янында балалар белән әңгәмә. 12.00 «Дневник фокса Микки»: Саша Черный әдәби театры. Этләр турында. 13.00 Нателла Тоидзе рәсемнәре күргәзмәсе янында балалар өчен мастер-класс. 14.00 Яшь мультиинструменталист Виктория Приходько: мини-концерт. 14.00 – 16.30 Рус музееның виртуаль филиалы тәкъдим итә. Кузьма Сергеевич Петров-Водкинның 140 еллыгына багышланган фильмнар, лекцияләр. 15.00 хәрби эшлекле М.Д.Горчаков портреты. 15.40 «Лев Толстой. Казанская хронология»: рәссам Илдар Сафинның остаханәсе. 15.00 Нателла Тоидзе күргәзмәсенең төсләр күргәзмәсе. 16.00 «Два берега» дуэты: авторлык җыр башкаручылар чыгышы. 17.00 «Московские казанцы» проекты кысаларында очрашу. 17.00 Күренекле татар рәссамы Бакый Урманче турында. 18.00 Кол Гали «Кыссаи Йосыф»: татар телендә спектакль. 19.00 «Alla breve» вокал квартеты.
Татар-информ
Фото: архив/Султан Исхаков

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев