Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казан фәнни экспедиция Көньяк Уралда татарлар күпләп яши торган урыннарда булды

Июньдә Чиләбе өлкәсенең Нязепетровск районында Казан галимнәр-фольклорчылары булды. Алар татарлар күпләп яши торган Арыслан, Әптрәк һәм Йосыф авылларында булдылар, дип яза «Нязепетровские вести» газетасы. Казан фольклорчылары соңгы тапкыр Көньяк Уралда 1979 елда булган иде. ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты фәнни хезмәткәрләре кергән яңа экспедиция составы белән институтның халык иҗаты бүлеге мөдире, филология фәннәре кандидаты Ильмир Җамалетдинов җитәкчелек итә. Алар башта Нязепетровск районында булдылар. Кунаклар Арыслан, Әптрәк һәм Йосыф авылларында җирле сөйләм, йолалар һәм гореф-гадәтләр үзенчәлекләрен теркәделәр, борынгы китаплар һәм кул эшләрен эзләделәр. Тел белгече, диалектолог, филология фәннәре докторы, институтның баш фәнни хезмәткәре Флера Баязитова сөйләвенчә, авылда яшәүчеләр экспедициядә катнашучыларны яхшы каршы алган. "Үз яшьлекләре, ничек яшәүләре, ач торулары, тегү, ризык әзерләү үзенчәлекләре турында бик теләп сөйләделәр, - диде ул. - Кызганычка каршы, күп нәрсә югалган. Безнең халыкларның үзенчәлеген язып барырга тырышабыз". «Нязепетровские вести» билгеләп үткәнчә, Татарстан галимнәре шулай ук Чиләбе өлкәсенең Чибәркүл, Нагайбәк һәм Уй районнарына сәфәр кылырга планлаштыра. Көньяк Уралга экспедиция нәтиҗәләре буенча китап нәшер ителәчәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев