Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казан федераль университетының "Tataristica" үзәге татар дөньясы өчен мөһим темаларга актуаль сөйләшүләрне дәвам итә

Агымдагы елның 19 апрелендә киң җәмәгатьчелек «ХХI гасыр һәм ТУКАЙ» темасына фикер алышачак, дип хәбәр итә проект авторлары. «ХХI гасыр һәм ТУКАЙ» темасына фикер алышуда – ТР Дәүләт Советының мәдәният, мәгариф, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев; филология фәннәре докторы, Казан федераль университеты профессоры Хатыйп Миңнегулов;  Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының баш гыйльми хезмәткәре, филология фәннәре докторы  Зөфәр Рәмиев; Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла; Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, Татарстан фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты, тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев; язучы, автор башкаручы Зөлфәт Хәким; Россиянең атказанган, Башкортстан һәм Татарстанның халык артисты Идрис Газиев; Татарстан Республикасы Милли музее генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова; филология фәннәре кандидаты, Казан федераль университеты доценты Миләүшә Хәбетдинова; Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев; югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлшат Фәхретдинова; шагыйрь, Татарстан Республикасы Премьер-министры секретариатының баш референты Рүзәл Мөхәммәтшин; татар яшьләре активисты Рәдиф Кашапов катшашалар. Исемлектән күренгәнчә, фикер алышуда 13 спикер катнашачак. Бу сан кайберәүләрдә ризасызылык та тудырды. Дискуссияне алып баручы  Гүзәл Сәгыйтова  әлеге форсаттан  «Татар-информ» хәбәрчесенә үз аңлатмасын бирде. «Дискуссия 2 сәгатькә сузыла, шуңа күрә кешеләр саны артык күп дигән фикер белән килешмим. Беренче очрашу  белән чагыштырганда спикерлар саны күпкә кыскартылды. Максатыбыз - Тукайны төрле яктан ачу, шунлыктан төрле өлкә кешеләрен чакырдык. Залга җыелганнар белән дә  актив аралашу булачак, дип ниятлибез.  «ХХI гасыр һәм ТУКАЙ» темасына фикер алышуга Тукай бүләгенә кандидатлар да, Татарстан мәдәният министрлыгыннан да вәкилләр чакырылды.  Галим Искәндәр абый Гыйләҗев Михаэль Фридерихның «Габдулла Тукай как объект идеологической борьбы» китабын алманчадан рус теленә тәрҗемә итте. Бу хезмәттә татар шагыйре  төрле яктан бәян ителә. Кирәкле һәм кызыклы хезмәт, дип саныйм. Искәндәр Гыйләҗев «Габдулла Тукай как объект идеологической борьбы» китабының авторы белән күрешкән, аралашкан кеше генә түгел, ә чит илдә гомер итүчеләрнең Тукайга мөнәсәбәте турында да фикерләрен җиткерәчәк». Әлеге сөйләшүдән Каюм Насыйри институтының 7 үзәге өчен (Казахстанның – Астана, Кыргызстанның – Бишкәк, Россиянең – Санкт-Петербург, Мәскәү, Екатеринбург, Пенза, Уфа шәһәрләре) турыдан-туры трансляция оештырыла, ди чараны оештыручылар. Үткәрү урыны: Казан шәһәре, Татарстан урамы, 2 нче йорт, Актлар залы. Алдагы дискуссия темасы – “Татар театры: югалту һәм табышлар” (17 май).

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев